Республиканың моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 241 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 8 кешегә кимрәк.

Шулай ук Кама Аланы һәм Чистайда эшсезләр саны кимеде, анда 2022 елның 9 февраленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 129 һәм 105 эшсез кеше исәптә тора.

Эшсез гражданнар санының артуы Яр Чаллыда (+3), Яшел Үзәндә (+7), Менделеевскида (+1) һәм Түбән Камада (+31) күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International