Министр урынбасары Наталья Бутаева гражданнарны күчмә кабул итте

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева эш визиты белән Теләче районында булды.

Күчмә чара кысаларында Министрлык вәкиле Теләче муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Шулай ук Н.В. Бутаева социаль өлкә учреждениеләре хезмәт коллективлары белән очрашты һәм гражданнарны кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International