Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова «Бурычларсыз хокук юк» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. «Хокукый белемнәр нигезләре» программасы буенча чара 13-нче номерлы социаль участокта узды.
Дәреснең максаты: хокук һәм җаваплылык асылын ачу, балигъ булмаганнарның төп хокукларын яктырту. Чара башында балалар белән декларация, конвенция, конституциянең нәрсә икәнлеге турында сөйләштеләр. Белгеч катнашучылар арасында үз хокукларын һәм бурычларын белүдә пробелларны ачыклау буенча зур булмаган тест үткәрде, ә аннары балаларны аларның хокуклары һәм бурычлары исемлеге белән таныштырды, нәрсә белдерүен аңлатты. Алган белемнәрне ныгыту өчен А.Толстойның «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» әкиятен искә төшерделәр һәм аның нигезендә берничә хәл уйнатылды. Шулай ук балаларга хокук һәм бурычлардан тыш кылган гамәлләр өчен җаваплылык та барлыгын аңлаттылар.
Әлеге чарада тугыз бала катнашты.