Спас интернат-йортында яшәүчеләр спорт чарасында катнаштылар

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шушы көннәрдә спорт сәгате узган. Чара Пекиндагы XXIV кышкы Олимпия уеннарына багышланды.

Социаль хезмәтләр алучыларга Олимпия уеннары тарихы, Пекиндагы Уеннарның төп рәсми девизы – «Уртак киләчәк хакына бергә» турында сөйләделәр. Аннары интернат-йорт карамагындагылар зарядка ясадылар, скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр.

Спас интернат-йортының шәфкать туташы Наталья Кириллова билгеләп үткәнчә, иртәнге зарядка өлкәннәргә сәламәтлекне сакларга, сулыш органнары эшен яхшыртырга, иммунитетны ныгытырга ярдәм итә, ә скандинавия йөреше актив эшчәнлекнең бик яхшы төре булып тора, ул өлкән буын кешеләре арасында бик популяр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International