Бөтендөнья куркынычсыз Интернет көне быел 8 февральгә туры килде. Бу дата ел саен икенче айның икенче атнасының икенче көнендә билгеләп үтелә. Бәйрәм онлайн-технологияләрдән куркынычсыз һәм җаваплы файдалануны пропагандалауга юнәлтелгән.
Шушы көн уңаеннан, шулай ук Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә үткәрелде. Юрисконсульт өлкәннәргә интернет-җинаятьчелек, караклар куллана торган схемалар турында сөйләде. Әңгәмә ахырында Ирина Мөслимова өлкәннәргә практик киңәшләр бирде һәм Интернетта җинаятьчелектән ничек сакланырга дигән инструкция белән брошюралар таратты.
Мондый мәгърифәтчелек һәм профилактик чаралар өлкән буын гражданнарының хәбәрдарлыгын арттыра, интернет-киңлектә куркынычсыз тәртип күнекмәләре формалаштыра, игътибарлылык һәм күзәтүчәнлекне үстерә.