Татарстанлыларга 54 885 вакансия тәкъдим ителәләр

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

2022 елның 9 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 637 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 98 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,52 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 54 885 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 1 980 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,2 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 524 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 22 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International