Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр Пекинга виртуаль экскурсия ясадылар

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Социаль хезмәтләр алучыларның күзаллауларын киңәйтү максатыннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Ирина Мөслимова «Пекин буйлап виртуаль сәяхәт» дигән дәрес үткәрде.

Виртуаль экскурсия традицион экскурсиядән учреждение шартларында оештырылуы һәм үткәрелүе белән генә аерылып тора. Мондый чаралар, оештыручылар сүзләренә караганда, нинди дә булса объектларның яки хезмәтләрнең үзенчәлекләрен һәм өстенлекләрен күрсәтү өчен иң нәтиҗәле ысул булып тора.

Интернат-йорт карамагындагылар бик теләп Пекин буйлап сәяхәт иттеләр һәм видеога кушып бирелгән мәгълүматны карадылар. Чара өлкәннәргә бик күп уңай тәэсир бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International