Кичә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының социаль педагогы Наталия Смелова «Нигә үзеңне белергә кирәк» дигән тренинг үткәрде. Тренингта мәктәп яшендәге 12 бала катнашты. Чараның максаты – үзаңны үстерергә ярдәм итү.
Тренинг барышында балалар үзләрен һәм башкаларны аңларга өйрәнделәр, моннан тыш, файдалы белем һәм осталык кына түгел, яхшы кәеф тә алдылар. Чара нәтиҗәләре буенча приютта тәрбияләнүчеләр яшьтәшләренең фикере үзләре турында күзаллауга ни дәрәҗәдә туры килүен белделәр. Һәркем чиратлап: «мин нинди?» дигән сорауга җавап бирде.
Соңыннан балалар үзләренә бәя бирделәр, тренинг барышында нинди авырлыклар кичерүләре һәм кемне бәяләү катлаулырак: үз-үзеңне яки башкаларнымы, шундый темаларга фикер алыштылар.