2021 елдан минималь хезмәт хакы куллану кәрзиненнән түгел, ә медиана кеременнән чыгып исәпләнә. Минималь хезмәт хакы күләме медиана хемәт хакының 42% ын тәшкил итә.
2022 елга минималь хезмәт хакы күләме Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында 2021 елның 24 декабрендәге килешүдә беркетелгән.
Әлеге Килешүдә каралганча, 2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 16 700 сум күләмендә билгеләнгән. Бу хакта Эльмира Зарипова «Татарстан» ДТРКнә биргән интервьюсында хәбәр итте.
Шулай ук ведомство башлыгы хезмәтне саклау мәсьәләләренә дә кагылды. Эльмира Әмир кызы билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 1 мартыннан РФ Хезмәт кодексының 10 бүлегенә үзгәрешләр үз көченә керә, алар инде булган бәхетсезлек очракларына җавап бирүдән хезмәтне саклау өлкәсендә риск-юнәлешле менеджментка күчүне аңлата. Бу күрсәтелгән нормаларны сукырларча үтәүдән һәр эш урынында куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү процесслары белән аңлы идарә итүгә күчәргә мөмкинлек бирәчәк.