Кукмара тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларны аңын югалтучыларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәткәннәр

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә массаж буенча шәфкать туташы Ибраһимова Наилә «Аңны югалучыларга беренче ярдәм» дигән темага дәрес үткәрде.

Балалар аңны югалткан кешегә беренче медицина ярдәменең, кагыйдә буларак, бу вакытта янәшәдә булган кешеләр тарафыннан күрсәтелүен белделәр. Беренче чиратта, кешене аркага яткырып, аякларын күтәрергә кирәк. Бу канның башка агымын тәэмин итәчәк һәм аның кешенең хәлен җиңеләйтәчәк. Алга таба һава агымын тәэмин итеп, киемдә төймәләрне чишеп, өлкәннәргә мөрәҗәгать итергә һәм 112 яки 103 телефоны буенча ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

Белгеч сүзләренә караганда, мондый дәресләр балалар өчен бик мөһим. Дөрес күрсәтелгән ярдәм кешегә медиклар бригадасы килгәнче гомерен саклап кала ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International