Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында 8 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Алексей Шатков «Һөнәрләр лабиринты» дигән теоретик дәрес үткәрде.
Әлеге чарада мәктәп яшендәге 12 бала катнашты. Дәреснең максаты: тәрбияләнүчеләрне һөнәрләр дөньясы белән таныштыру һәм аңлы һөнәри сайлау ясауга этәрү, хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру.
Дәрес барышында балалар үзләренең һөнәри сайлау турындагы күзаллауларын киңәйтте, күп кенә яңа һәм онытылган һөнәрләр белде. Алар һөнәр, белгечлек, квалификация, вазифа кебек терминнар белән таныштылар. Шулай ук балалар кызыклы уеннарда катнаштылар, катлаулы күнегүләр ясадылар һәм төрле ситуацияләрне карадылар.
Соңыннан чарада катнашучылар үзләренең сәләтләре һәм мөмкинлекләре турында уйланырга ярдәм итә торган тест уздылар.