Кичә Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә «Этник мозаика» дип исемләнгән хәйрия интерактив экскурсиясе уздырганнар.
Экскурсия барышында катнашучылар Татарстан Халыклары ассамблеясе составына 37 халыктан торган 249 милли иҗтимагый берләшмә керүен белделәр, татар, рус, удмурт, мари, чуваш һәм башка халыкларның милли костюмнары белән таныштылар. Татарстан Республикасының этнографик картасы балаларда аеруча зур кызыксыну уятты, аның ярдәмендә һәр муниципаль районның милли колориты үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин: халык, җирле кухня, мәгариф, туган телдә белем бирүче мәктәпләр, Идел буе халыкларының иҗат коллективлары һәм милли бәйрәмнәре, мәсәлән, татар Сабан туе, удмурт Гырон-Быдтоны, мари Семыгы һ.б.
Катнашучылар сүзләренә караганда, экскурсия балигъ булмаганнарга үз илебезнең һәм республикабызның тарихы һәм мәдәнияте турында белемнәрне киңәйтү генә түгел, ә үзен күп милләтле зур гаиләнең бер өлеше итеп тою да ярдәм иткән.