Социаль хезмәтләр алучыларга мәгълүматны тиз арада җиткерү максатыннан Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре дистанцион эш формаларын актив кулланалар.
9 февраль көнне балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар кысаларында Казанның Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре WhatsApp популяр мессенджеры ярдәмендә «Ышаныч телефоны – сезнең дустыгыз» дигән акция уздырганнар.
Акция кысаларында социаль хезмәтләр алучыларга Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды төшергән балалар өчен ышаныч телефоны эшләү принциплары турында кыска видеороликлар юлланган. Мәгълүмати роликлар ата-аналарга һәм балаларга психологик ярдәм хезмәтенең максат һәм бурычлары турында кыскача һәм аңлаешлы итеп аңлаталар.
Социаль хезмәтләр алучылар бүлек белгечләренә файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.