ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2022 ел
җомга

Бүген Әлмәттә Герцен ур., 86 А адресы буенча «Россия эше» кадрлар үзәге ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм муниципаль район башлыгы Тимур Ногманов катнашты.

16 нчы февраль көнне Яшел Үзән Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче яки эшен алыштырырга теләгән барлык гражданнарны эш бирүче көненә чакыра. Чара 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Яшел Үзән шәһәре, Татарстан ур., 1.

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасы кысаларында инновацион технологияләр һәм социаль эш алымнары кулланыла.

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Халыклар дуслыгы» дигән чара узган. Чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган иде. Социаль хезмәтләр алучылар башка милләт кешеләре тормышы, аларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, сәнгате белән таныштылар.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр белән психологик-педагогик коррекция эшендә пластилинотерапия күптән уңышлы кулланыла. Бу шәхес белән эшләү методы стрессның тискәре йогынтысын төшерергә булыша.

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече А.С. Пушкин иҗатына багышланган дәрес үткәрде. Нәкъ менә шушы рус классигы социаль хезмәт алучыларның яраткан авторларының берсе.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан 10 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова мәктәп яшендәге балалар белән «Дәүләт хезмәтләре порталы – тиз һәм ышанычлы» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Дәрес Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелде.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары өчен бәйрәм валентинкалары ясау буенча чара үткәрелде. Чараның максаты – кулларның вак моторикасын һәм иҗади күзаллауны үстерү.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Агротерапия» дигән гамәли дәрес узган.

9 нчы февраль көнне Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 18-40 яшьлек кешеләр белән чираттагы очрашу уздырганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International