Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бөек рус шагыйрен А.С. Пушкинны искә алу көненә багышланган «Минем яраткан Пушкин әкияте» дигән балалар рәсемнәре күргәзмәсе узган.
Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Александр Пушкин әсәрләренең яраткан геройларын искә төшерделәр, иллюстрацияләрне карадылар. Шуннан соң көндезге бүлек балалары әти-әниләре белән бергә шагыйрьнең әкиятләренә үзләре иллюстрацияләр ясадылар.
Кечкенә рәссамнар зур кызыксыну белән күргәзмәдә катнаштылар. Мондый дәресләр, учреждение белгечләре сүзләренә караганда, балаларның иҗади сәләтен, вак моторикасын, фантазиясен һәм образлы фикерләүне үстерә.