10 февраль көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр һәм белгечләр Нагимова Э.И., Галимова Г.М., Кирамова Л.Ю., Савайтан Н.В., Локманова Г.В. өлкән яшьтәге балалар өчен «Балалар Олимпия уеннары» дигән танып-белү чарасы үткәрделәр.
Чараның максаты: балаларның физик культура һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуларын арттыру, Олимпия хәрәкәте турында күзаллауны формалаштыру.
Балаларга кунакка Олимпия Мишкасы килде. Ул балалар өчен Олимпия уеннары, спортның төрләре турында белемнәрен ныгытуга юнәлдерелгән биремнәр әзерләде. Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр спорт турында шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар, аннары спорт эстафеталарында актив катнаштылар. Чара ахырында барлык балалар да призлар алды.