Министрлыкта 2021 елда халык алдында формалаштырылган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру нәтиҗәләре турында фикер алышачаклар

2022 елның 11 феврале, җомга

2022 нче елның 25 нче февралендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2021 елда халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы узачак.

Утырыш дистанцион рәвештә онлайн-режимда узачак.

Иҗтимагый фикер алышуда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, максат һәм бурычларны халык алдында формалаштыруда катнашкан экспертлар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм республика гражданнары катнашачак.

Иҗтимагый совет утырышында алдан теркәлү узган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм республика гражданнары катнаша ала. Онлайн-утырышка сылтама аларның электрон адресларына җибәреләчәк.

Иҗтимагый совет утырышында катнашу өчен гаризаны сылтама буенча тутырып була https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2021-god.htm?pub_id=2590930.

Гаризаларны түбәндәге электрон адреслар буенча җибәрергә:

Rafail.Giniyatullin@tatar.ru – массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен мәгълүмат;

Opsoo.Mtsz@tatar.ru – гражданнар өчен («Иҗтимагый совет секретаренә» тамгасы белән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International