Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Агротерапия» дигән гамәли дәрес узган.
Агротерапия – үсемлекләрне үстерү белән бәйле күнекмәләр алу яки яңадан торгызуга юнәлдерелгән хезмәт тернәкләндерүендә мөһим юнәлеш. Балалар үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге, культураларның төрләре белән таныштылар, орлыклар карадылар, үсемлекләрне үстерүнең мөһим агротехник кагыйдәләрен белделәр.
Чара ахырында приютта тәрбияләнүчеләр пеларгония чәчәгенең үсентеләрен күчереп утыртуда катнаштылар. Мондый дәресләр үсемлекләр дөньясы турында мөһим белемнәр, үсемлекләрне карау күнекмәләре, хезмәткә ихтыяҗны арттыруга ярдәм итә.