Лениногорскида менталь тайпылышлары булган затлар өчен көндезге төркем уңышлы эшләп килә

2022 елның 11 феврале, җомга

9 нчы февраль көнне Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 18-40 яшьлек кешеләр белән чираттагы очрашу уздырганнар.

Традиция буенча, дәрес МАТР хәрәкәт активлыгын үстерү программасы кысаларында гомумүсеш күнегүләре комплексыннан башланды. Гомуми физик әзерлек күнегүләре «Тылсымлы буяулар» арт-терапия технологиясен куллану алдыннан бик яхшы күнекмә булды. Дәрестә катнашучылар, палитраны кулланып, төрле төсләрне кушып ирекле темага рәсемнәр ясадылар.

Аннары «Эрготерапия» кабинетында дәрес уздырдылар. «Салават күпере», «Сынык сызыклар», «Искиткеч агач» күнегүләре хәрәкәтне һәм кулларның җитезлеген координацияләүне үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Соңыннан «Бакчачылык» хезмәт кабинетында «Орлыклар белән бакчачылык эшләрен башкару» темасына дәрес үткәрелде. Дәрес барышында катнашучылар орлыкларның формасы, исе, сортировкалау һәм аларны чәчүгә әзерләү белән таныштылар. Инвалидлар үсемлекләр үсеше өчен яктылык, җылылык, дым кирәклеген белделәр. Шулай ук яшелчә культураларын үстерү этаплары, орлыклар утырту өчен савытлар, җир структурасы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International