Минзәлә интернат-йортында әдәби дәрес узды

2022 елның 11 феврале, җомга

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече А.С. Пушкин иҗатына багышланган дәрес үткәрде. Нәкъ менә шушы рус классигы социаль хезмәт алучыларның яраткан авторларының берсе.

Шагыйрь турында өлкәннәр күп нәрсә белсә дә, һәр дәрес саен алар ниндидер яңалык беләләр. Бу интернат-йортта яшәүчеләрнең күзаллауларын киңәйтә, хәтерен, фикерләү сәләтен үстерә. Бүгенге дәрестә өлкәннәр А.С. Пушкин әсәрләрен кабат укыдылар, яшьлекләрен искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Чара яшәүчеләрне шатландырды һәм бик күп тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International