Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Халыклар дуслыгы» дигән чара узган. Чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган иде. Социаль хезмәтләр алучылар башка милләт кешеләре тормышы, аларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, сәнгате белән таныштылар.
Интернат-йортта төрле милләттән булган өлкән кешеләр яши, һәркем башкаларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә тырыша. Чара барышында социаль хезмәтләр алучылар үзләренең кече ватаннары турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук бию конкурсы һәм викторина да үткәрелде.
Мондый чаралар, оештыручылар билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләрнең патриотик һәм толерант аңын үстерә.