Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр белән психологик-педагогик коррекция эшендә пластилинотерапия күптән уңышлы кулланыла. Бу шәхес белән эшләү методы стрессның тискәре йогынтысын төшерергә булыша.
Психолог Наталья Самаркина социаль хезмәт алучылар белән «Пластилиннан оҗмах» авторлык программасын тормышка ашыру кысаларында дәресләр үткәрә. Ул балаларның шәхси мәнфәгатьләрен һәм мөмкинлекләрен, яшь һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алуны күздә тота. Пластилиннан әвәләп ясау кулларның вак моторикасын үстерергә, тактиль кабул итүне торгызырга һәм баш мие эшчәнлеген стимуллаштырырга ярдәм итә.
Яшәүчеләрнең функциональ сәләтләрен һәм гомуми психоэмоциональ халәтен яхшырту мониторингы барышында уңай динамика күзәтелә.