Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары өчен бәйрәм валентинкалары ясау буенча чара үткәрелде. Чараның максаты – кулларның вак моторикасын һәм иҗади күзаллауны үстерү.
Чара башында социаль хезмәт алучылар Гашыйклар көне барлыкка килү тарихын белделәр. Соңыннан белгеч валентинкаларны үз куллары белән ясарга тәкъдим итте. Чарада катнашучылар открыткалар үрнәкләрен сайладылар, хәрәкәтләрнең эзлеклелеген билгеләделәр һәм бергәләшеп эшкә керештеләр.
Чара нәтиҗәләре буенча открыткалар күргәзмәсе оештырылды. Чарада тугыз кеше катнашты.