Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан 10 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова мәктәп яшендәге балалар белән «Дәүләт хезмәтләре порталы – тиз һәм ышанычлы» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Дәрес Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелде.
Дәрес барышында балалар Россиянең балигъ булмаган һәм балигъ гражданнарына Бердәм дәүләт порталында күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында презентация карадылар. Тәрбияләнүчеләр Россия Федерациясе гражданинының кайсы яшьтән балигъ булуын ачыкладылар. Шулай ук балалар электрон дәүләт хезмәтләренең төп төрләрен карадылар.
Балалар хакимият органнары структурасы, үз хокуклары, һәр россияленең хокуклары РФ Конституциясе белән якланганлыгы турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Тәрбияләнүчеләр балалар, өлкәннәр кебек үк, үз гамәлләре өчен җаваплылык тотулары турында нәтиҗә ясадылар.