ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

«Бәйрәм марафоны» программасын тормышка ашыру барышында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Изге Вәли көне тарихы белән таныштылар. Чараның максаты булып рухи әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру һәм якын кешеләргә мәхәббәт тәрбияләү торды.

Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге бүлекләре / филиалларының эш графигы үзгәрде.

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләренә кар күп кенә мәшәкать китергән. Бу көннәрдә аларның төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең шәхси йортлары ишегалларында уңайлы һәм куркынычсыз шартлар булдыру.

13 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Виктор Лифанов мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Янгын һәм аның куркынычы» дигән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрне формалаштыру торды.

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакытлы карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.

Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре ялгыз һәм ялгыз яшәүче 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны өйләренә (фатирларга) барып карауны дәвам итәләр.

А.С. Пушкинны искә алу көне кысаларында Чүпрәле муниципаль районындагы «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тематик дәрес узды. Аны тәрбияче А.Г. Кочурова үткәрде.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән атна саен сәламәт яшәү рәвешен алып бару күнекмәләрен формалаштыру буенча дәресләр уза. Чираттагы дәресләрдә хезмәт алучылар кулларга нокталы массаж ясарга өйрәнделәр.

Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында 10 февраль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Мин иминлектә» программасыннан «Заложник психологиясе» дигән видеофильм карау һәм фикер алышу белән кинотренинг үткәрде. 19 балигъ булмаган бала катнашында дәрес 7 нче социаль участогында узды.


11
февраль, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Әлмәт муниципаль районында булды. Эш сәфәре кысаларында ведомство башлыгы гражданнарны шәхсән кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International