Бүген Әлмәттә Герцен ур., 86 А адресы буенча «Россия эше» кадрлар үзәге ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм муниципаль район башлыгы Тимур Ногманов катнашты.
2021 елда «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мәшгульлек хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар тормышка ашырылды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәген модернизацияләү һәм мәшгульлек хезмәтләре эшчәнлегенә бердәм таләпләрне кертү буенча чараларны тормышка ашыру эшләре 2020 елда башланды һәм 2021 елда тәмамланды.
Үзгәрешләр «Россия эше» кадрлар үзәге бренды нигезендә башкарылды.
Консолидацияләнгән бюджет акчасына түбәндәге чаралар тормышка ашырылды:
- эш урыннарын җиһазлау;
- хезмәткәрләрне укыту;
- фирма стилен кертү;
- компьютер техникасын сатып алу;
- дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатын тикшерү һәм бәяләү системасын формалаштыру;
- бердәм таләпләрне гамәлгә кертүне оештыру – методик яктан тәэмин итү.
2021 елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасының беренче катындагы бүлмәләргә капиталь ремонт ясалган. Ремонт эшләре барышында функциональ зоналар һәм гражданнар һәм эш бирүчеләр белән эшләү секторлары бүлеп бирелде.
«Россия эше» кадрлар үзәге хезмәткәрләре тарафыннан хезмәт күрсәтү комплексларын кертү буенча документлар эшләнде:
1) 4 төрле тормыш хәлләре принцибы буенча:
- яшь белгечләр;
- озак тәнәфестән соң хезмәт эшчәнлеген яңартучы гражданнар;
- балалар белән хатын-кызлар;
- квалификацияләрен күтәрергә теләүче гражданнар;
2) 4 төрле бизнес-хәлләре принцибы буенча:
- кече бизнесның кадрлар мәсьәләләре;
- сезонлы эш белән тәэмин ителгән предприятиеләр;
- кече предприятие төзү;
- предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итү.
Эш бирүчеләр һәм гражданнар өчен хезмәт күрсәтү комплексларын эшләгәндә хезмәт күрсәтү траекторияләре расланган, 40 процесска карта ясау үткәрелгән, белгечләр белән хезмәттәшлек итүнең 40 скрипты кертелгән, 20 яңа хезмәт күрсәтү стандартлары эшләнгән. Тәҗрибә республика дәрәҗәсендә киң колачланган. 2021 елның июнендә, тормыш хәлләрен һәм бизнес-хәлләрне исәпкә алып, гражданнарга һәм эш бирүчеләргә хезмәт күрсәтү буенча мәшгульлек үзәкләре өчен методик семинар үткәрелде.
2020 елда Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге коллективы Төбәк квалификация агентлыгында (Казан шәһәре) халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләренең квалификациясен күтәрү программасы буенча укулар узды. 2021 елда кадрлар һәм карьера консультантлары, цифрлы сервислар секторы белгече һәм директор урынбасары Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә (РАНХиГС) белем алдылар.
Кадрлар үзәге хезмәтләре активлык һәм клиентлар белән эшләү принциплары нигезендә гражданнар һәм эш бирүчеләр, башка хезмәт базарында катнашучылар белән хезмәттәшлекнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.