Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләрен «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча укыту дәвам итә. Чараны озак вакыт карау системасы буенча региональ тренер, социаль эш буенча белгеч Р. С. Габдрахманова үткәрә.
Татарстан Республикасында игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог Ирина Вдовина виртуаль экскурсия үткәрде. Балалар мультипликацион кино студиясендә булдылар.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Бүген Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булды.
Наркоманияне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Төтен сере» дигән темага интерактив дәрес үткәрде. Чара балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен, тәмәке тартмаучы яшьләрнең кыйммәтләрен үстерүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән. Дәрестә 25 балигъ булмаган бала катнашты.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Старость в радость» Хәйрия фонды белән күп еллар хезмәттәшлек итә. Беренче уртак проектларның берсе – «Хат язышу буенча оныклар» проекты. Аны гамәлгә ашыру учреждениедә бүген дә дәвам итә.
Атна дәвамында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бөтен гаилә белән укыйбыз» дигән флешмоб узды. Акциянең максаты – балалар һәм ата-аналар арасында китап укучылар кызыксынуын арттыру.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен психологик йогынты һәм төрле халәтләрне коррекцияләүнең бер төре булып курчак терапиясе тора. Курчак аша карамактагылар үз хис-тойгыларын белдерү мөмкинлеге алалар, коммуникатив күнекмәләрен камилләштерәләр, аларның психоэмоциональ халәте яхшыра, тормыш белән кызыксыну арта, бу актив озын гомерне сакларга ярдәм итә.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасы кысаларында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрелә. Бүген караучы Татьяна Кожевникова карамактагыларга китап укыды. Аның сүзләренә караганда, китап стресстан һәм тискәре эмоцияләрдән арынуның иң яхшы ысулы булып тора.
10 февраль көнне «Күңел» радиосында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары белән туры эфир узды. Туры эфирның темасы – Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проект.