13 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Виктор Лифанов мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Янгын һәм аның куркынычы» дигән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрне формалаштыру торды.
Дәрес башында тәрбияләнүчеләр утның нинди үзлекләргә ия булуын искә төшерделәр. Аннан соң балалар «Күмерне ничек тоттылар» әкиятенең сюжеты буенча янгын чыгу сәбәпләрен ачыкладылар, тәрбияче сорауларына җавап бирделәр, геройларның гамәлләрен бәяләделәр.
Дәрес ахырында балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар, төсле карандашлар ярдәмендә әлеге тема буенча рәсемнәр ясадылар.