«Ышаныч» үзәге белгечләре кулларга нокталы массаж ясау дәресен үткәргәннәр

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән атна саен сәламәт яшәү рәвешен алып бару күнекмәләрен формалаштыру буенча дәресләр уза. Чираттагы дәресләрдә хезмәт алучылар кулларга нокталы массаж ясарга өйрәнделәр.

Кулга массаж ясау – бу сәламәтләндерү процедурасы, аны мөстәкыйль рәвештә буш вакытта үткәрергә мөмкин. Нокталы массаж киң үсеш алган һәм актуаль. Аның ярдәмендә организмга гомуми ныгытучы йогынты ясап кына калмыйча, өлешчә, хәтта тулысынча да физик һәм акыл бозу очракларын торгызырга мөмкин.

Дәрестә катнашучылар, кул чугын массажлап, теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы урында үз сәламәтлегең турында аңлы рәвештә кайгыртырга мөмкин икәнлеген белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International