Министр Эльмира Зарипова гражданнарны күчмә кабул итте

2022 елның 11 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Әлмәт муниципаль районында булды. Эш сәфәре кысаларында ведомство башлыгы гражданнарны шәхсән кабул итте.

Шәһәр халкының мөрәҗәгатьләре мәшгульлек һәм социаль яклау өлкәсенә кагылышлы иде. Татарстанлылар барлык сорауларга да тулы җаваплар һәм аңлатмалар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International