Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре ялгыз һәм ялгыз яшәүче 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны өйләренә (фатирларга) барып карауны дәвам итәләр.
Күчмә чараларның максаты булып өлкән яшьтәге гражданнарның өйдә яки стационар формада социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгын ачыклау, шулай ук өлкәннәр белән янгын-профилактик эш алып бару, янгын хәбәрчеләренең эшен тикшерү һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефоннары турында хәбәр итү тора.
Бүгенге көндә үзәк белгечләре авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә 82 өлкән кешене карап чыктылар.