«Балкыш» социаль приюты балалары валентинкалар ясадылар

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

«Бәйрәм марафоны» программасын тормышка ашыру барышында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Изге Вәли көне тарихы белән таныштылар. Чараның максаты булып рухи әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру һәм якын кешеләргә мәхәббәт тәрбияләү торды.

Урта төркем кызлары һәм малайлар тематик презентация карадылар – 14 февральдә Гашыйклар көнен бәйрәм итү традициясе барлыкка килде. Бу көнне бер-беребезгә йөрәк формасындагы кечкенә открыткалар бүләк итү кабул ителгән. Балалар үз куллары белән валентинкалар ясадылар һәм аларны якыннарына һәм яраткан кешеләренә бүләк иттеләр.

«Чара дөнья халыкларының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны үстерүгә ярдәм итте», – дип нәтиҗә ясады тәрбиячеләр Гөлназ Курмакаева һәм Антонина Иванова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International