2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакытлы карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.
Кеше каравына мохтаҗ булган гражданнарга озак вакытлы карау буенча социаль һәм медицина хезмәтләрен күрсәтү максатларында республикада социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм медицина оешмаларының ведомствоара хезмәттәшлеге оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль хезмәтләр өлкәннәргә һәм инвалидларга, кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап, күрсәтелә.
2021 елның 15 июненнән республикада озак вакытлы карау системасына кертелгән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен түләүсез социаль пакет бирү каралган. Карау буенча хезмәтләр җыелмасы, аларның саны һәм күрсәтү вакыты чит кеше ярдәменә мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап билгеләнгән.
Программаның тагын бер мөһим өлеше – өлкәннәрнең һәм инвалидларның өй шартларында максималь озак яшәү шартларын булдыруга юнәлдерелгән стационар алыштыручы технологияләрне гамәлгә кертү. Мондый технологияләр арасында:
- Республикада 2017 елдан бирле тормышка ашырыла торган «Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә кабул итү» проекты. Әйтик, бүгенге көндә Татарстанда 36 өлкән яшьтәге кеше проект кысаларында яңа гаиләгә ия булды;
- «Карау мәктәпләре» 2019 елдан республиканың барлык муниципаль районнарында, шәһәр округларында комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре базасында эшли. 2020 елда федераль бюджет акчалары хисабына җиһазлар сатып алынды: кече тернәкләндерү чаралары, күрсәтмә материаллар, манекеннар һ.б. 2020 елда тәрбияләү мәктәпләрендә 1 791 кеше, 2021 елда – 2 221 татарстанлы, 2022 елның 1 февраленә – 240 кеше белем алды;
- «Сиделка». Технология 2019 елдан бирле дәүләтнеке булмаган социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрне җәлеп итеп тормышка ашырыла. 2019 елда 193 кешегә хезмәт күрсәтелгән, 2020 елда – 775, 2021 елда – 458 кешегә. 2022 елның 1 февраленә 219 татарстанлыга хезмәт күрсәтелә.
2020 елдан Татарстанда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге бүлекләр (төркемнәр) ачыла башлады. 2020 елда инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында 5 бүлек эшләсә, бүгенге көндә 14 бүлек, 36 төркем исәпләнә. 2020 елда 159 кешегә хезмәт күрсәтелде, 2021 елда – 942 кешегә, 2022 елның 1 февраленә – 614 кешегә ярдәм күрсәтелә.
Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм медицина оешмалары арасында ведомствоара хезмәттәшлек шулай ук авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү буенча чараны гамәлгә ашыру кысаларында да каралган.
2022 елның 10 февраленә республиканың медицина оешмаларына 5 445 кеше китерелгән, шул исәптән 1 574 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә китерелгән.