А.С. Пушкинны искә алу көне кысаларында Чүпрәле муниципаль районындагы «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тематик дәрес узды. Аны тәрбияче А.Г. Кочурова үткәрде.
Балалар авторның яраткан әкиятләрен искә төшерделәр: «Алтын әтәч турында әкият», «Солтан патша турында әкият», «Патшаның үлгән кызы һәм җиде баһадир турында әкият», «Поп һәм аның ялчысы Балда турында әкият», «Балыкчы һәм балык турында әкият». Балалар бик теләп танылган рус классигының тормышы һәм иҗаты турында презентация материалларын карадылар, шигырьләр, әкиятләрдән өзекләр тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Чара иҗади эш белән тәмамланды – балалар бик теләп авторның яраткан әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар.