Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләренә кар күп кенә мәшәкать китергән. Бу көннәрдә аларның төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең шәхси йортлары ишегалларында уңайлы һәм куркынычсыз шартлар булдыру.
Кар чистарту – кышкы чорда иң кирәкле социаль хезмәтләрнең берсе. Социаль хезмәткәрләр даими рәвештә социаль хезмәтләр алучылар белән элемтәдә торалар һәм беренче чиратта ук аларга карны чистартырга ярдәм итәләр. Алар йорт яны территорияләрен, сукмакларны, янәшәдәге биналардан юлларны намуслы һәм үз вакытында чистарталар. Шулай ук социаль хезмәт алучылар соравы буенча, боз барлыкка килүне булдырмас өчен, ком юллары сибелә.