24 нче февраль көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының хезмәт буенча инструкторы Ирина Баранова пластилинография буенча дәресләр үткәрде.
Бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл хезмәтчәне Вера Ивановна Муравьева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район хакимияте һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова эпидемиология вәзгыятен исәпкә алып Вера Ивановнаны видеоэлемтә белән котладылар.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес уздырганнар.
22 февраль көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Луиза Ризванова һәм Екатерина Савенкова янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча өлкән кешеләр инструктажын үткәрделәр. Профилактик чаралар белән Үрнәк-Кумәк авылында тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр колачланды.
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркем туплау дәвам итә.
Өй хуҗалыгында башка теркәлгән затлар булмаган ялгыз һәм ялгыз яшәүче 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарның өйләрен йөреп чыгу кысаларында Бөгелмә «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗлыкка китерә торган шартларны профилактикалауга юнәлдерелгән эш алып баралар.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән, эре коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан, Россия Федерациясенең барлык субъектлары территориясендә «Сезгә, яратканнарыбыз» Бөтенроссия акциясен уздыру планлаштырыла.
Бүген Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр Covid-19га каршы ревакцинация узды.
Бүген С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.