«Юлдаш» интернат-йортында пластилинография буенча дәресләр үткәрелә

2022 елның 25 феврале, җомга

24 нче февраль көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының хезмәт буенча инструкторы Ирина Баранова пластилинография буенча дәресләр үткәрде.

Дәрес вакытында социаль хезмәтләр алучылар пластилинны алдан әзерләнгән яссы әзерләнмәләргә сыладылар, һәм бераздан персонажлар җанланып киттеләр. Ирина Баранова билгеләп үткәнчә, пластилин белән эшләү вакытында кайбер кешеләр үзләрендә зур иҗади потенциал ача. Һәр дәрес катнашучыларга һәрвакыт уңай эмоцияләр алып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International