«Исток-Башлангыч» үзәге белгечләре өлкәннәр белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

22 февраль көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Луиза Ризванова һәм Екатерина Савенкова янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча өлкән кешеләр инструктажын үткәрделәр. Профилактик чаралар белән Үрнәк-Кумәк авылында тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр колачланды.

Өлкән яшьтәге кешеләргә гадәттән тыш хәл килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, көнкүрештә потенциаль куркыныч чыганакларны әйттеләр. Шулай ук гражданнар тематик белешмәлекләр алдылар.

Мондый чараларның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең көндәлек тормышта куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International