«Кояшкай» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре ревакцинация уздылар

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр Covid-19га каршы ревакцинация узды.

Учреждениегә ветераннар өчен госпитальнең медицина хезмәткәрләре килде. Алар процедураны оешкан төстә һәм тиз үткәрделәр. «Кояшкай» үзәге хезмәткәрләренә кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар, тиешле тәкъдимнәр бирелде.

Бүгенге көндә тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренең 65%ы ревакциация узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International