Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән, эре коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан, Россия Федерациясенең барлык субъектлары территориясендә «Сезгә, яратканнарыбыз» Бөтенроссия акциясен уздыру планлаштырыла.
Үткәрү вакыты: 2022 елның 4-8 марты.
Акция кысаларында барлык яшь категорияләрендәге һәм социаль төркемнәрнең хатын-кызларын котлауга юнәлдерелгән бәйрәм чаралары узачак. Чараларда катнашу өчен җәмәгатьчелек фикере лидерлары, спортчылар, волонтерлар, бизнес вәкилләре һ. б. да кушылачак.