Бүген С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул СССР, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләрне 14 кеше алды.
Бүләкләү тантанасыннан соң бәйрәм концерты булды.
Тантаналы очрашуда шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.