Минзәлә интернат-йортында яшәүчегә 90 яшь тулды

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл хезмәтчәне Вера Ивановна Муравьева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район хакимияте һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова эпидемиология вәзгыятен исәпкә алып Вера Ивановнаны видеоэлемтә белән котладылар.

В.И. Муравьева Минзәлә районының Илларионовка авылында туа. Сугыш башланганда кечкенә Верага нибары 9 яшь була. Яшь булуына карамастан, ул барысы белән бергә колхозга эшкә китә. «Балачак авыр булды, без ачлыкны татыдык һәм күп эшләдек», – дип искә ала Вера Ивановна. Кыш көне дә эшсез утырмады: җылы әйберләр, оекбашлар, бияләйләр бәйләде, бәрәңге киптерде – болар барысы да фронтка китте.

Ни кызганыч, Вера Ивановна иртә тол калган, балалары юк. Картлыкта аңа күршеләре булышкан, авыл җирлеге фельдшеры караган, ләкин 2020 елда өлкән яшьтәге кеше Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортына күчәргә карар кылган.

Вера Ивановна күп кенә юбилей медальләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International