Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 24 февраль көнне «Гаилә тормышының этикасы һәм психологиясе. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары» курсыннан «Үз-үзең белән танышу» дигән тренинг дәресен үткәрде.
Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Нәрсә? Кайда? Нигә?» дигән экологик викторина узды. Чара Татарстан Республикасында игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында оештырылды.
24 нче февральдә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә вак моториканы торгызу буенча социаль-тернәкләндерү чарасы уздырылды.
Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырыш катнаш форматта үтте.
Лаеш муниципаль районының «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь бозулары булган кешеләр өчен төркемнәр эшли.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча белгеч Ольга Бочкарева пластилин белән традицион булмаган рәсем ясау техникасы буенча дәрес үткәрде.
22 февральдә, Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты хәйриячеләре Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Кунаклар буш кул белән килмәгән. Интернат-йортта яшәүчеләр өчен алар тәмле һәм файдалы күчтәнәчләр – сөт продукциясе алып килгәннәр.
Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова һәм 16 нчы балалар бакчасында тәрбияче Нина Аникина җитәкчелегендә балалар «Яшь сугышчы мәктәбе» дигән уен программасы оештырганнар. Чараның максаты – яшь буынга патриотик тәрбия бирү.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сүзләр белән уен» дигән кызыклы чара узган.
Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан шәһәрләре» дигән виртуаль экскурсия уздырылган.