Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркем туплау дәвам итә. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ата-аналар һәм опекуннар белән тыгыз элемтәдә эшлиләр, халыкка интернет-ресурслар, массакүләм мәгълүмат чаралары аша көндезге тору төркеме эше турында мәгълүмат бирәләр, шулай ук участок хезмәте кысаларында буклетлар тараталар.
Соңгы айда хезмәт күрсәтүгә өч яшь кеше кабул ителгән. 22 февральгә көндезге тору төркемендә барлыгы 20 катнашучы исәпләнә.