«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес уздырганнар.
Белгечләр социаль хезмәт алучының туганын тернәкләндерүнең техник чаралары яңалыклары, аерым алганда, киемдәге төймә һәм каптыргычларны чишергә ярдәм итә торган җайланмалар белән таныштырдылар. Алар шулай ук авыручыларны дөрес карау принциплары турында да сөйләделәр. Хатын-кыз хәлсезләнгән өлкән кешенең терсәкләрендә һәм табаннарында өзлегүләр барлыкка килүне профилактикалау өчен махсус ямаулыклар барлыгы турында белде.
Мондый дәресләр тәрбияләнүчеләргә психологик яктан ярдәм итә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Курс катнашучылары өй шартларында дөрес итеп карау турында күп яңалыклар беләчәкләр.