Бөгелмә районында өлкән яшьтәге гражданнарны өйләренә барып йөреп чыгалар

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Өй хуҗалыгында башка теркәлгән затлар булмаган ялгыз һәм ялгыз яшәүче 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарның өйләрен йөреп чыгу кысаларында Бөгелмә «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗлыкка китерә торган шартларны профилактикалауга юнәлдерелгән эш алып баралар.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау очрагында, белгечләр тарафыннан типлаштыру үткәрелә, ягъни мохтаҗлык төркемен билгеләү уздырыла, социаль хезмәт күрсәтүгә кеше кабул итү өчен кирәкле документлар рәсмиләштерелә, социаль хезмәткәр билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International