Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Ярдәм – Помощь» хәйрия фондының күп функцияле спорт үзәгендә булды.
Бүген Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән эшлекле киңәшмә узды.
Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшен дәвам итә. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан гражданнарны карау күнекмәләренә өйрәтүне караучы туганнары, социаль хезмәткәрләр, шулай ук сиделкалар уза.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау-профилактика сеанслары үткәрелә.
Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасыннан мәҗбүри күченүчеләрнең килүенә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында гражданнарның яшәү шартларын билгеләү, түләүләрне рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтү һәм урнаштыру нокталарын билгеләү мәсьәләләре буенча оператив киңәшмә узды.
«Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторлары Ләйсән Суниева һәм Ирина Кожевникова «Балачакның игелекле юлы» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Чара балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, куркынычсыз тәртип күнекмәләрен ныгыту максатыннан оештырылды.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар кысаларында Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә «Девятаев» дигән фильм карадылар.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече өйдә социаль хезмәт алучылар белән шәхси дәвалау-профилактика дәресләре үткәрүне дәвам итә. Чаралар «Күңел яшь булса, безгә яшь бәла түгел!» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.
Эшләми торган бәйрәм көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә киметелә (РФ Хезмәт кодексының 95 нче маддәсенең 1 нче өлеше).
21 февральдә Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының бишенче утырышы булды.