ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2022 ел
җомга

«Хезмәт шатлык китерә» программасын тормышка ашыру кысаларында Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрделәр. Чараны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре социаль педагог Миләүшә Шәйдуллина белән берлектә оештырды.

Биш көнлек эш атнасында 28 февральдән 5 мартка кадәр эш атнасы 6 көнгә кадәр озыная. 5 мартта эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара. 6, 7 һәм 8 март ял – көннәре.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Сезгә, яратканнарыбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйлар. Акциянең төп максаты – социаль хезмәтләр алучыларга яхшы кәеф бүләк итү.

3 нче март көнне Югары Ослан районында урнашкан «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган көндезге төркемдә «Төрле төстәге дөнья» клубы кысаларында чираттагы дәрес узды. Дәресне яшүсмерләр-яшьләр клубы хезмәткәрләре һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре үткәрде.

Республиканың социаль хезмәт күрсәтү оешмалары «Сирәк авырулар булган балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә диагностика һәм ярдәм» дигән түгәрәк өстәлдә катнашачак. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

2 нче март көнне «Җилкән» баланы адекват бәяләү һәм аралашу күнекмәләрен формалаштыру программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Евгения Бочкарева әкият терапиясе кулланып тренинг үткәрде. 9 нчы сыйныф укучылары һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашында чара шәһәр гимназиясе базасында узды.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында системалы рәвештә суларга һәм хәрәкәт итәргә өйрәтәләр. Укулар онлайн-форматта «Старость в радость» Хәйрия фонды химаясе астында үткәрелә.

3 март көнне «Син булдырасың!» программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан 18 яшьтән 40 яшьккә кадәр интеллект бозылу, аутистик спектры тайпылышлары булган инвалидлар өчен ат абзарына экскурсия оештырылган.

Һава торышы вакытны саф һавада күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина гаиләләргә чаңгыда урманга сәяхәт оештырганнар.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отрядының 3 волонтерлары белән берлектә «Мәрхәмәтле йөрәктән игелекле эш» дигән акция уздырганнар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International