Бу атнада татарстанлыларны эш шимбәсе көтә

2022 елның 4 марты, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

Эшләми торган бәйрәм көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә (РФ Хезмәт кодексының 95 нче маддәсенең 1 нче өлеше).

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда ял көннәрен күчерү турында» 2021 елның 16 сентябрендәге 1564 номерлы карары нигезендә, хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан 5 нче март шимбәдән ял көне 7 нче март дүшәмбегә күчерелә.

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 28 февральдән 5 мартка кадәр эш атнасы 6 көнгә кадәр озыная. 5 мартта эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара. 6, 7 һәм 8 март ял – көннәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International