Һава торышы вакытны саф һавада күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина гаиләләргә чаңгыда урманга сәяхәт оештырганнар.
Директор Денис Белов җитәкчелегендә Бөгелмә спорт мәктәбе администрациясе ярдәме белән аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдән 17 бала һәм аларның әти-әниләре кышкы урманның матурлыгына сокландылар. Балалар чаңгыда ярыштылар, ә әти-әниләре аларга көч биреп тордылар.
Урманнан китәр алдыннан кошлар өчен җимлекләр элделәр.